- хуҗа
- и. 1. Нәрсәнең дә булса иясе. Шәхси милек иясе, хосусый милекче. Яллап эшләтүче. Шәхси хуҗалыгы булган крестьян 2. Нин. б. хуҗалык башында (эш башында) торучы җаваплы кеше, җитәкче 3. Кунакларга, килүчеләргә карата: йорт башы, гаилә башлыгы. сөйл. Хатын өчен – никахлы ир 4. сөйл. "Аллам", "аллаһы тәгалә", "ходаем" мәгънәсендә кулланыла илаһым, хуҗам, тынычлык бир. ХУҖА ХАТЫН – 1) Йорт башының, хуҗасының хатыны 2) Вакытлыча торучыларга (квартирантларга) мөнәсәбәттә: квартир хуҗасы
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.